Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хәрби хезмәткә чакыру 30 яшькә кадәр арттырылды

Армиягә чакырылышның түбән чиге үзгәрешсез кала.

Вакытлы хәрби хезмәткә чакыруның югары чиге 30 яшькә кадәр арттырылды. Россия Президенты Владимир Путин 1993 елның 28 мартында гамәлгә куелган «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль законга шундый үзгәрешләр кертте.

«22нче маддәнең 1 пунктындагы «а» подпунктында «27 яшь» сүзләрен «30 яшь» дип алмаштырырга», диелгән бүген хокукый мәгълүмат порталында чыккан документта.

Армиягә чакырылышның түбән чиге үзгәрешсез кала. Үзгәрешләр 2024 ел башыннан үз көченә керәчәк. Элегрәк Дәүләт Думасының саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов хәбәр иткәнчә, закон проектының 2нче укылышына төзәтмәләрне караганда (21 июль) чакырылыш яше 18 дән 30 яшькә кадәр булачагы турында карар кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев