Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Виктория Надеева: Конституциядә төзәтмәләр өчен тавыш бирү – тарихи вакыйга

Үрәсбаш авылындагы 1703нче санлы сайлау участогында ике яшь тавыш бирүче теркәлгән.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтүләр кертү буенча тавыш бирү – истә кала торган, тарихи зур вакыйга. Үрәсбаш авылында туып үсеп, быел Казан финанс-икътисад көллиятен тәмамлаган яшь сайлаучы Виктория Надеева әнә шулай үз фикерен белдерде.

“Шушы көннәрдә генә имтиханнар тапшырып, курс, диплом эшләрен якладым. Шөкер, барысы да уңышлы булды, шуның өчен бу арада “очып” кына йөрим. Илнең төп документы өчен тавыш бирүгә дә иртә белән үк, бик тә сөенеп килдем. Минем өчен аеруча истә кала торган, зур тарихи вакыйга ул. Конституциядә яшьләр тормышына кагылган өлешләр дә бар. Ул турыда аеруча кызыксынып укыдым”, - ди Виктория Надеева.

1703нче санлы Үрәсбаш сайлау участогында Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтүләр кертү буенча тавыш бирү  тиешле шартларда бара, санитар таләпләр үтәлә. Участок сайлау комиссиясе рәисе Елена Надеева сүзләренә караганда, авыл халкы тавыш бирүгә актив килә икән.
“Бүген тавыш бирүнең соңгы көне. Авыл халкы тавыш бирүгә актив булып килә. Өйләрендә тавыш бирергә теләүчеләр янына үзебез барабыз. Әлегә участок комиссиясенең эше буенча беркемнән дә начар фикер ишетмәдек. Тавыш бирү кампаниясен уңышлы төгәлләрбез дип ышанам”, - диде Елена Надеева.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk