Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вахит егете Нияз Кәримуллин "Радужное многоцветие России-2018" фестиваль-конкурсында җиңү яулады

Фестиваль төрле халыкның милләте һәм гореф-гадәтләре белән бер-берсен таныштыру, шулай ук төрле милләтнең үзенә генә хас булган әһәмиятле мәдәниятен күрсәтү өчен оештырыла

Нократ Аланы шәһәрендә VIII төбәкара "Радужное многоцветие России-2018" милли мәдәният фестиваль-конкурсы үткәрелде. 
Фестиваль төрле халыкның милләте һәм гореф-гадәтләре белән бер-берсен таныштыру, шулай ук төрле милләтнең үзенә генә хас булган әһәмиятле мәдәниятен күрсәтү өчен оештырыла. 

Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институты магистранты, Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Нияз Кәримуллин, әлеге фестивальдә катнашып, “Бию” номинациясендә I дәрәҗә дипломы, “Җыр” номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы алып җиңү яулады. (Җитәкчеләре-Казан дәүләт мәдәният институтының этномәдәни фольклор иҗаты һәм музыкаль белем бирү кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор Алсу Еникеева, Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән укытучысы Венера Латыйпова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев