Узган айда явым-төшем  норманың 25 процентын гына тәшкил иткән
Соңгы яңалыклар

Узган айда явым-төшем норманың 25 процентын гына тәшкил иткән

3 июльдән барлык районнарда да Гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Җәйнең беренче аенда Татарстанда уртача 15 мм явым-төшем булган – бу норманың нибары 25 проценты гына, туфракта корылык күрше төбәкләрдә дә теркәлгән. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дым кытлыгы булган кырларның торышын күзәтүне дәвам итә, дип хәбәр итте республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

«Республиканың Гидрометеорология үзәге бөтен җирдә дә дым запасының критик күрсәткечләрен билгеләп тора», – диде министр.

Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 3 июльдән барлык районнарда да Гадәттән тыш хәл режимы кертү турында указ имзалавын әйтте.

«Чаралар [гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча] планын районнарга җиткердек», – диде Марат Җәббаров.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев