Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете белән котлавы

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән якынлашып килүче бөек бәйрәм Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Рамазан – изге гамәлләр кылу һәм начар гадәтләрдән котылу ае. Аллаһыга шөкер, кайберәүләр бу айда биш вакыт намазга баскан, кемдер бәлки, тәҗвид кагыйдәләрен үзләштереп, Коръән-Кәрим укырга өйрәнгән. Шушы бәрәкәтле айның тәэсирендә шактый күп кеше фарыз булган гыйбадәтне үтәп, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм начар сүзләр куллануны ташладылар. Ихлас күңелдән ышанам ки, гаиләнең хакыйкый кыйммәтләренә төшенеп, төрле сәбәпләр аркасында югалган туганлык, дуслык, кардәшлек җепләрен торгызган кешеләр дә бардыр. Әлеге изге айда ялгыз һәм кыерсытылган кешеләр, авырулар, ярлылар һәм ятимнәр, күңеле җәрәхәтләнгән һәм талчыккан кешеләрнең һәммәсе йөрәк дәвасы алдылар, яхшы яклаучы, дуслар һәм ышанычлы юлдаш таптылар.

Әлхәмдүлилләәһ, Рамазан ае барыбызга да рухи чисталык һәм кардәшлек мохитенә керү мөмкинлеген бирде. Рамазанның утыз көнендә кичергән әлеге рухи халәтне  без Ураза бәйрәменнән соң да саклап калачакбызмы, үзебезне һәм тормышыбызны яхшыракка үзгәртә алырбызмы? Хәзер инде болар бары бездән тора.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне мөселманнарның иң бөек бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете белән тәбриклим! Үзара хәбәрләшеп, бер-беребезгә котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерик, туганнарыбызның, күршеләребезнең, хезмәттәшләребезнең, аеруча балаларыбызның күңелләрен күтәрү максатыннан бүләкләр бирешик! Сезгә Аллаһының ризалыгына һәм Аның Рәхмәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешүне, ныклы иман һәм ислам дине юлында булып, ихлас гыйбадәт кылып яшәвегезне телим! Аллаһ Раббыбыз тоткан уразаларыбызны һәм барлык изге гамәлләребезне кабул итсен! Бәйрәмебез мөбарәк булсын! Әмин!

Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН, Татарстан мөфтие

фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk