Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Укытучы, сөйләшеп утырганнары өчен, балаларының авызын скотч белән ябыштырып куйган

Шулай ук, укытучы бер бала икенчесенең яңагын карандаш белән тишкәнне дә яшереп калдырган булырга мөмкин

Әлмәт шәһәренең 25нче номерлы мәктәбендә укытучы, сөйләшеп утырганнары өчен, беренче сыйныф балаларының авызын скотч белән ябыштырып куйган. Шулай ук, укытучы бер бала икенчесенең яңагын карандаш белән тишкәнне дә яшереп калдырган булырга мөмкин.

Мондый мәгълүмат вконтакте социаль челтәрендәге бер төркемдә барлыкка килгән. Әлеге пост астындагы коментарийлар арасында зыян күргән баланың әтисе Илгиз Әхмәтшинның җаваплары да бар. Аның сүзләренчә, алар инде полициягә хәбәр иткәннәр, әмма полиция мондый төр эшләр белән шөгыльләнергә теләми. Хәзерге вакытта әлеге эш тикшерү комитетына тапшырылган.

Шулай ук, Илгиз Әхмәтшин башка ата-аналарның әлеге укытучыны яклап чыгулары турында да хәбәр итә. Тагын бер зыян күрүче баланың әнисе, башта укытучыны гаепләп чыкса да, хәзер артка "чигенә" башлаган. 

Сез бу турыда ни уйлыйсыз? Укытучыны җәзага тартырга кирәкме?

Чыганак: http://yalkyn.ru/news/belmi-kalma/lmtt-ukytuchy-balalarny-avyzyn-skotch-beln-yabyshtyrgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk