Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Төзелеш заводы территориясендә янгын чыккан

Янгынның мәйданы 450 квадрат метрны тәшкил иткән

Зәйдә «Завод Техно» ҖЧҖ эре төзелеш заводы территориясендә янгын чыккан, дип яза  «Татар-информ».

«Бүген 11.29 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына «Завод Техно» ҖЧҖ территориясендә ачык мәйданчыкта янгын булуы турында хәбәр килде», – диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 88нче номерлы часть янгын сүндерүчеләре төзелеш җылыткыч материаллары куелган поддоннар януын ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләргә янгынны тулысынча бетерү өчен ярты сәгать чамасы вакыт кирәк булган. Янгынның мәйданы 450 квадрат метрны тәшкил иткән. Һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше дә зыян күрмәгән. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпләре билгеләнә.
  

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk