Тюбингта шуганда пенсионер үлгән
Соңгы яңалыклар

Тюбингта шуганда пенсионер үлгән

Ир 7 яшьлек оныгы белән таудан шуган вакытта агачка килеп бәрелгән.

Уфада тюбингта тау шуган вакытта пенсионер ир коточкыч фаҗигага дучар булган. Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Ир 7 яшьлек оныгы белән таудан шуган вакытта агачка килеп бәрелгән. Ашыгыч хезмәтләрдәге чыганак хәбәр итүенчә, ир шунда ук үлә. Алдан ачыкланган мәгълүматлар буенча, үлемнең сәбәбе — миокард инфаркты. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган кызны дәваханәгә озатканнар.
 

Кызыл таң

фото: Татар-информ

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев