Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Туембаш мәдәният йортында «Туембаш итекләре» эксперименталь мәйданчыгы ачылды

Проектның максаты — өлкән буын белән үсеп килүче буын арасында тәҗрибә уртаклашу, халкыбызның милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү.

Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы 2024 ел башында авыл клублары һәм модель китапханәләре базасында гаилә үзәкләре булдыру буенча эксперимент мәйданнары ачу турындагы мәхәллә проектлары бәйгесе планлаштырылуы хакында игълан итте.
Әлеге проектның төп максаты — авыл клублары базасында өлкән буын белән үсеп килүче буын арасында тәҗрибә уртаклашу, халкыбызның милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, һөнәрләрен өйрәтү урыны булдыру.

Туембаш мәдәният йортында «Туембаш итекләре» эксперименталь мәйданчыгы ачылды

Кукмара районы да бу проекттан читтә калмады. 1 апрель көнне зур әзерлек белән Туембаш мәдәният йорты хезмәткәрләре «Туембаш итекләре» («Шерстяные истории») исеме астында үз мәхәлләләрен эшләтеп җибәрделәр. 

Туембаш мәдәният йортында «Туембаш итекләре» эксперименталь мәйданчыгы ачылды

Беребезгә дә сер түгел, бүген яшь буын буш вакытын телефон, компьютер каршында уздырырга күнеккән. Алар әби-бабаларның гореф-гадәтләре, халкыбызның милли традицияләреннән ераклаша баралар. Кайбер һөнәрләрне белүче осталар көннән көн олыгая, сирәгәя бара. Безнең Кукмара районы электән итекләре, итекчеләре белән дан тоткан. Бүгенге көндә Туембаш авылында итек басмаган гаилә юк. Шулай да бу эш белән күбрәк өлкәннәр шөгыльләнүен искәртми мөмкин түгел. Әлбәттә, клуб берләшмәсендә итек басарга өйрәтү мөмкинлеге чикле. 

Туембаш мәдәният йортында «Туембаш итекләре» эксперименталь мәйданчыгы ачылды

Мәхәллә проекты кысаларында оешкан клуб берләшмәсендә Туембаш авылының уңган остабикәләре, үсеп килүче буынга итекләрне, төсле йоннар белән фельтинг техникасын кулланып, матур итеп бизәргә өйрәтәчәк. Итек бизәп кенә калмыйча, йонны сабынлы су белән түшәү техникасын кулланып, төрле кул эшләнмәләре иҗат итәргә өйрәнәчәкләр.

Туембаш мәдәният йортында «Туембаш итекләре» эксперименталь мәйданчыгы ачылды

Иң мөһиме — клуб берләшмәсе кысаларында оешкан мәхәлләбездә буыннар чылбыры ныгып, яшь буынга җирлекнең үзенчәлекле һөнәре генә түгел, милли үзаң тапшырылачак.

Туембаш мәдәният йортында «Туембаш итекләре» эксперименталь мәйданчыгы ачылды

Проектыбызның мөһим бурычларының берсе булып, итекләрне милли төсмердә бизәргә өйрәтү өчен мастер класслардан торган берләшмә оештыру булса, икенчесе — шушы техниканы кулланып ясалган продукция белән төрле күргәзмәләрдә катнашып, аларны сатып алучылар игътибарына тәкъдим итү булып тора. 

Миләүшә Сәлахова,

район мәдәният йорты методисты, 

«Туембаш итекләре» проектының авторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев