Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әти-әни баласын үзе теләгән мәктәпкә бирә алачак

Моның өчен теркәлү урыны мөһим түгел

Гаилә кодексына һәм “Мәгариф турында”гы Федераль законга төзәтмәләр кертелде. Хәзер әти-әниләр үзләренең ул-кызларын теләсә кайсы мәктәпкә бирә алалар. Моның өчен теркәлү урыны мөһим түгел. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте яза.

Министрлык хәбәрендә болай диелә: “Бергә яши торган гаилә балалары үзенең бертуганнары белән бер мәктәптә белем ала һәм бер балалар бакчасына йөри ала”. Әмма шул ук вакытта буш урыннар булмаса, мәктәп баланы кабул итмәскә дә мөмкин.

Мәктәпләрдә баланы беренче сыйныфка февраль аенда яза башлыйлар. Кайбер гомуми белем бирү оешмаларында гаризалар электрон рәвештә дә кабул ителәчәк.

Узган ел Россия Президенты Владимир Путин бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм бер үк мәктәпкә бирү турындагы законга кул куйды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу федераль законны уңай бәяләде.

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk