Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Өскебашта халык җыены узды

Ул районыбызда узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган

Районыбызда узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланып китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге төркем Түбән Өскебаш авыл җирлегендә булып кайтты.

Җирлек башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, җирлеккә биш авыл керә, аларда 990 кеше яши. Узган ел 3 бала туган, 16 кеше вафат булган.

Чулпан Хәнәфина үзенең чыгышында районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Участок инспекторы Илназ Таразов районда хокук бозуларның торышы турында сөйләде.

Чыгышлар соңында сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk