Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч пассажир үлгән

Шаһитлар сүзләренчә, өч зыян күрүчене Chevrolet автомобиленнән коткаручылар алган.

Татарстанның Югары Ослан районында кичә кичке сәгать алтынчыда юл һәлакәте булган. Chevrolet Aveo һәм Dodge автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Агентлыкка юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотоларны шаһитлар җибәрде, дип яза «Татар-информ» МА.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан-Ульяновск юлының дүртенче чакрымында Chevrolet автомобилен йөртүче 23 яшьлек кыз идарә итә алмаган һәм каршы як полосага чыгып, Dodge автомобиле белән бәрелешкән.

шаһитлар фотосы

Шаһитлар сүзләренчә, өч зыян күрүчене Chevrolet автомобиленнән коткаручылар алган.

Агентлыкка билгеле булганча, зыян күрүчеләрнең берсе һәлаәкт урынында ук үлгән, икенчесе - ашыгыч ярдәм машинасында, ә өченчесе хастаханәдә үлгән.

шаһитлар фотосы

Һәлакәт урынына район прокуроры Василий Егоров барды, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk