Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен үтергән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен үтергән

Җинаятьченең 12 яшьлек үги малае качып өлгергән һәм полиция чакырткан

Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен пычак белән кадап үтергән, дип яза «Татар-информ».

Чыганак мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген төнлә Менделеевскида булган. Ир-ат үзенең элеккеге хатынын, 2 яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги малаен суйган. 12 яшьлек малай (анысы да хатын-кызның беренче никахтан туган улы) качып өлгергән һәм полиция чакырткан.

Ир-атны полицейскийлар тоткарлаган. Хәзерге вакытта ул Алабугада, аның белән тикшерүчеләр эшли.

фото: Ильнар Тухбатов


Нет комментариев