Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда янгын чыккан йортта ир-ат һәлак булган

Янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан булырга мөмкин.

Татарстанда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә шәхси йортта янгын чыккан. Янгында йорт хуҗасы һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җомга, 13 декабрьдә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Зәй районының Түбән Олыҗы авылында Үзәк урамда йорт януы турында хәбәр килде.

Бер катлы 60 кв.метрлы йорт януы ачыкланган. Янгыннан соң йорт корылмаларын тикшергәндә 58 яшьлек хуҗаның мәете табылган.

Янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан булырга мөмкин.

Татар-информ

фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев