Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә 103 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 43 749 тапкыр куелган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 103 яңа очрагы ачыкланган. Җиде кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән, дип яза «Татар-информ» МА.

«33 кеше хастаханәгә салынган, 70 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда 71 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус йоктыруның 12 очрагы, Лаеш районында 5 очрагы ачыкланган. Төбәкнең 14 муниципалитетында чир йоктыручылар теркәлгән.

Шулай итеп, 11 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 43 749 тапкыр куелган. Татарстанда 37 090 кеше (узган тәүлектә — 229 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 298 642 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 863 587 кеше вакцинаның ике дозасын да алган. Бер көндә 2291 кеше ковидка каршы прививка, ә 140 006 татарстанлы ревакцинация ясаткан.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk