Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда томан аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

    «Лада Ларгус» шоферы «МАН» йөк автомобиленә килеп бәрелгән

     Татарстанда күз күреме начар булу сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

    «Дүшәмбе көнне, 11 мартта, 7.10 сәгатьтә «Лада Ларгус» шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, һава торышы начар булуга да карамастан тизлеген арттырган һәм светофорга туктаган «МАН» йөк автомобиленә килеп бәрелгән», - дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

    Реклама

    Нәтиҗәдә, «Лада»ның 22 яшьлек шоферы һәм 29 яшьлек пассажиры алга җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

    фото: соцсети

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: