Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 35 яңа очрагы ачыкланган

    Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 19 597 очрагы теркәлгән.

    Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

    Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 14 кеше дәваханәгә салынган, 21 кеше өйләрендә дәвалана.

    Казанда һәм Яр Чаллыда коронавирус йоктыруның унышар очрагы ачыкланган, Бөгелмә районында – 3, Лениногорск, Түбән Кама, Сарман районнарында – икешәр, Азнакай, Алексеевск, Лаеш, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.

    Реклама

    Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 19 597 очрагы теркәлгән, 16 606  кеше терелгән, шул исәптән 6 - узган тәүлектә.

    Фото: «Татар-информ» МА

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: