Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 32 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 32 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 19 665 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 32 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 10 кеше дәваханәгә салынган, 22 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 21, Биектау, Чүпрәле районнарында - икешәр, Әлмәт, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Саба, Сарман районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 19 665 очрагы теркәлгән, 16 713  кеше терелгән, шул исәптән 49 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев