Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 87 яңа очрагы ачыкланган

Бу чорда республикада Covid-19ның 16 046 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 87 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Шуларның бер очрагы читтән кертелгән, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 31 кеше дәваханәгә салынган, 56 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 38, Яр Чаллыда – 6, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында – бишәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау һәм Түбән Кама районнарында – өчәр, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Лаеш, Тәтеш һәм Тукай районнарында – икешәр, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш һәм Мөслим районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бу вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 16 046 очрагы теркәлгән, 12 525 кеше терелгән, шул исәптән 95е - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев