Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 51 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 18 235 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 25 кеше дәваханәгә салынган, 26 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 23, Яр Чаллыда – 11, Нурлат районында – 5, Әлмәт һәм Минзәлә районнарында – икешәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай районнарында берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 18 235 очрагы теркәлгән, 14 937 кеше терелгән, шул исәптән 95 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk