Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 50 яңа очрагы ачыкланган

    Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 18 384 очрагы теркәлгән.

    Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 50 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

    Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 20 кеше дәваханәгә салынган, 30 кеше өйләрендә дәвалана.

    Реклама

    Казанда – 23, Чаллыда – 6, Нурлат районында – 7, Биектау районында – 3, Алабуга, Лениногорск, Питрәч һәм Тукай районнарында – икешәр, Азнакай, Алексеевск һәм Апас районнарында берәр авыру очрагы ачыкланган. 

    Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 18 384 очрагы теркәлгән, 15 028  кеше терелгән, шул исәптән 2 - узган тәүлектә.

    Фото: «Татар-информ» МА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: