Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 95 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 14927 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 95 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 26 кеше хастаханәгә салынган, калган 69 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 41. Яр Чаллыда – 11, Яшел Үзән районында – 13, Түбән Кама районында – 5, Биектау, Спас районында – әр, Чүпрәле, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Бөгелмә районнарында – 2шәр, Актаныш, Әлмәт, Арча, Балтач, Алабуга, Мөслим, Норлат, Питрәч, Саба районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 14927 Covid-19 очрагы теркәлгән, 11332 кеше терелгән.

Коронавирус инфекциясе корбаннары саны 225кә җиткән.

фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X