Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 83 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 10083 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 83 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 13 кеше хастаханәгә салынган, калган 70 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 64. Яр Чаллы, Буа, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында – 3әр, Әлмәт, Бөгелмә районнарында – 2шәр, Балтач, Питрәч, балык Бистәсе районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 10083 Covid-19 очрагы теркәлгән, 8820 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X