Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 9848 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 75 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 9 кеше хастаханәгә салынган, калган 66 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 53. Яр Чаллыда – 6, Югары Ослан районында – 4, Яшел Үзән районында – 3, Алабуга, Лаеш, Мөслим районнарында – 2шәр, Бөгелмә, Биектау, Саба районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 9848 Covid-19 очрагы теркәлгән, 8598 кеше терелгән. Коронавирус инфекциясе корбаннары 132гә җиткән.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Роспотребнадзор санитар таләпләрне үтәргә кирәклеген искәртә. Җәмәгать урыннарында дистанцияне саклау, кулларны яхшылап сабын белән юу, битлекләр кию, биналарны җилләтү сорала.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk