Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 62 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 62 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 9243 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 62 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 58 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 48. Биектау районында – 3, Чүпрәле, Норлат районнарында – 2шәр, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Балтач, кама Тамагы, Лениногорск, Саба районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 9243 Covid-19 очрагы теркәлгән, 8174 кеше савыккан. Коронавирус инфекциясе корбаннары 121гә җиткән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев