Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 59 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 17486 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 59 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 26 кеше хастаханәгә салынган, калган 33 кеше өендә дәвалана. Бишесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 23. Яр Чаллыда – 8, Яшел Үзән районында – 5, Буа районында – 4, Түбән Кама районында – 3, Баулы, Норлат, Балык Бистәсе, Тукай районнарында – 2шәр, Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба, Чистай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 17486 Covid-19 очрагы теркәлгән, 14095 кеше терелгән.

фото:  «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk