Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 25 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7230 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 25 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 5 кеше хастаханәгә салынган, калган 20 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Казанда коронавирус белән зарарлануның - 13, Яшел Үзән районында - 4, Саба һәм Биектау районнарында - икешәр, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Аксубай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7230 Covid-19 очрагы теркәлгән, 6092 кеше терелгән.

Моннан тыш, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның ике очрагы теркәлгән. Яшел Үзән районы дәваханәсенә китерелгән 1948 елгы хатын-кызның, Казанның 2нче клиник дәваханәсенә китерелгән 1946 елгы Саба районы кешесенең әлеге инфекциядән гомерләре өзелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk