Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 102 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 12480 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 102 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 27 кеше хастаханәгә салынган, калган 75 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 55. Яр Чаллыда – 11, Чистай районында – 5, Буа, Лаеш районнарында – 3әр, Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Спас районнарында – 2шәр, Әгерҗе, Алексеевск, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Норлат, Тукай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 12480 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10555 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев