Татарстанда тәүлек эчендә 97 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 97 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 14 832 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 97 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Шуларның 5се читтән кертелгән, 92се - элемтә нәтиҗәсендә. 30 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 67 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 48, Чаллыда – 11, Питрәч районында – 7, Әлмәт, Апас, Буа һәм Тукай районнарында – өчәр, Баулы, Балтач, Биектау, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында - икешәр, Аксубай, Арча, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Теләче һәм Балык Бистәсе районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә республикада 14 832 Covid-19 очрагы теркәлгән, 11263 кеше терелгән, 63е узган тәүлектә.

Бүгенге көндә вафатлар исемлегендә барлыгы 222 кеше.

Фото: Татар-информ

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев