Татарстанда тәүлек эчендә 103 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 103 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 12 583 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 103 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Бер очрак читтән кертелгән, калганнары - контактлар. 18 кеше хастаханәгә салынган, 85 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда - 51, Чаллыда – 13, Яшел Үзән һәм Саба районнарында – тугызар, Түбән Кама һәм Чистай районнарында – дүртәр, Нурлат районында – 3, Бөгелмә һәм Зәй районнарында – икешәр, Аксубай, Алексеевск, Биектау, Алабуга, Лаеш һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 12 583 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10 574 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 19ы узган тәүлектә.

Кичә тагын өч үлем теркәлде. Республикада коронавирустан үлүчеләр саны 177гә җиткән.

Фото: «Татар-информ»

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев