Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 154 534 очрагы ачыкланган.
Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 82 кеше әлеге инфекцияне эләктергән, дип яза «Татар-информ» МА.
56 кеше хастаханәгә озатылган, сигез кеше терелгән.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 154 534 очрагы ачыкланган, 150 533 кеше савыккан. 1 997 кеше инфекция корбаны булган.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев