Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын 689 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус йоктыруның 162 127 очрагы ачыклынган.

Республикада коронавирустан авыручылар саны арта бара. Соңгы тәүлектә Covid-19 белән чирләүнең яңа 689 очрагы ачыкланган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары раслый, дип яза  «Татар-информ» МА.

Татарстанның 93 кешесен хастаханәгә салганнар, 314 савыккан кеше өйләренә чыгарылган.

Пандемия башланганнан бирле төбәктә бу авыруның 162 127 очрагы теркәлгән. Коронавирус йогынтысы аркасында 2 003 кеше үлгән.

фото: «Татар-информ» МА

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев