Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын 101 кеше коронавирус йоктырган

13 октябрьгә Татарстанда Covid-19 коронавирусының барлыгы 28 136 очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирус белән авыруның 101 яңа очрагы теркәлгән, бар кеше дә чирне аралашу юлы белән йоктырган, дип яза «Татар-информ» МА.

«36 кеше хастаханәгә салынган, 65 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 46, Чаллыда — 16, Чистай районында — 7, Нурлат районында — 6, Азнакай районында — 4, Тукай районында 3 кешенең авыруы ачыкланган. Биектау, Алабуга, Питрәч, Тәтештә икешәр, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Саба районнарында берәр кеше чир йоктырган.

13 октябрьгә Татарстанда Covid-19 коронавирусының барлыгы 28 136 очрагы теркәлгән.

Бөтен вакыт эчендә 23 843 кеше, шул исәптән 110 кеше узган тәүлектә, авырудан терелгән.

Барлыгы 151 862 кешегә вакцина ясалган (үсеш — 15 015), шуларның 972 564е икенче прививка алган.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk