Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 87 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 10255 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 87 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 14 кеше хастаханәгә салынган, калган 73 кеше өендә дәвалана. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 59 очрак. Яр Чаллы, Югары Ослан, Түбән Кама, Биектау районнарында- 4әр, Норлат районында - 3, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында -  берәр очрак. 

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 10255 Covid-19 очрагы теркәлгән, 9000 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X