Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 23 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7135 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 5 кеше хастаханәгә салынган, калган 18 кеше өендә дәвалана. Дүртесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 7 очрак. Яр Чаллы, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында – икешәр, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Чистай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7135 Covid-19 очрагы теркәлгән, 6020 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk