Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда полиция хезмәткәре үз-үзенә кул салган

Хезмәт тикшерүе үткәрелә.

атарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ведомство биналарының берсендә полиция хезмәткәренең һәлак булу сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«7 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының бер бинасында полиция хезмәткәре табель коралыннан атып, үзен яралаган», – диделәр агентлыкка Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ашыгыч ярдәм табиблары ир-атка тиешле ярдәмне күрсәтсә дә, бөтен тырышлыкларына карамастан, ул хастаханәгә барганда вафат була.

Полицейский һәлак булу турында Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгородний җитәкчелегендә комиссия төзелгән. Хезмәт тикшерүе үткәрелә.

фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk