Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда “Наше время-⁠Безнең заман” эшләүче яшьләр фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (командалар составында – 45 яшькә кадәр) профессиональ артистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнмәгән яшьләр катнаша ала.

Татарстанда "Наше время-Безнең заман" IX эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 5 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу хакта Фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль хәрәкәте ел саен республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, гаризалар "Наше время-Безнең заман" фестиваленең сайтында кабул ителә. Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (командалар составында – 45 яшькә кадәр) профессиональ артистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнмәгән яшьләр катнаша ала.

"Наше время-Безнең заман" проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, быел фестивальгә традицион катнашучылар да, үз предприятиеләрен беренче тапкыр тәкъдим итүчеләр дә, әйтик, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ командасы да теләк белдергән. Шул ук вакытта ул фестивальдә командалар гына түгел, сәхнәдә үз талантларын күрсәтергә әзер булган аерым башкаручылар да чыгыш ясый ала, дип ассызыклады.

"Без аерым башкаручыларның теләсә нинди номерларын да карыйбыз – шигырьләр уку булсынмы, саксофонда соломы. Моның өчен бездә махсус "Дан минуты" номинациясе бар, - дип билгеләп үтте Айдар Гайнетдинов.

Татарстанда "Наше время-Безнең заман" фестивале зона этапларыннан башлана. Алар 8-9 октябрьдә – Әлмәттә, 15-16 октябрьдә – Түбән Камада, 22-23 октябрьдә – Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак.

Зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында ярышачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак.

Гала-концерт исә 15 ноябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында оештырылачак. Анда Гран-при иясе булган команда исеме игълан ителә һәм ТР Президентының традицион күчмә кубогы, шулай ук 500 мең сумлык акчалата премия тапшырыла. "Безнең заман геройлары" махсус призына ия булган катнашучы 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

Хәрәкәтнең җиңүчеләре һәм лауреатлары фестиваль вакытында гына түгел, ул узгач, башка мәйданчыкларда да үз сәләтләрен күрсәтә ала. Мәсәлән, бу айда "Созвездие-Йолдызлык" һәм "Наше время-Безнең заман" фестиваль хәрәкәтләрендә катнашучыларның уртак гастроль туры узды. Ул ял көннәрендә Буада ачык һавада гала-концерт белән тәмамланды. Ике атна эчендә төп республика фестивальләрендә тәрбияләнүчеләр 19 концерт программасы куйды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X