Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда җәмәгать туклануы оешмаларының төнлә эшләвен чикләү бетерелде

Хәзер җәмәгать туклануы оешмаларына 23 сәгатьтән соң эшләргә ярый.

Бүгенге көннән Татарстанда кафе һәм рестораннар кабат төнлә эшли алачак. Татарстан Министрлар Кабинетының бу карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип яза «Татар-информ» МА.

Бүгенге документ Татарстан Хөкүмәтенең «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарындагы тыюны гамәлдән чыгара.

Җәмәгать туклануы оешмалары эшен 23 сәгатьтән соң чикләү 2021 елның 30 октябрендә кертелде. Бу чикләү Covid-19 белән авыручылар саны арту сәбәпле игълан ителгән иде.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев