Татарстанда коронавирустан тагын ун кеше үлгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирустан тагын ун кеше үлгән

Республикада коронавирус корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 2021 елның 12 октябренә 815 кеше булды.

Татарстанда тагын ун кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

«Коронавирус инфекциясеннән үлүнең ун очрагы теркәлгән<...>», - диделәр ведомствода.

Covid-19дан 1950, 1951, 1955 һәм 1956 елгы хатын-кызлар, 1939, 1940, 1949, 1951 (ике кеше) һәм 1979 елгы ир-атлар үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 2021 елның 12 октябренә 815 кеше булды.

фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев