Татарстанда коронавирус йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 20 кеше хастаханәгә озатылган, калган 34 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә яңа төрдәге Сovid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 20 кеше хастаханәгә озатылган, калган 34 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда – 39 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә - 3, Әтнәдә – 4, Лаеш, Түбән Кама, Питрәчтә – икешәр, Буа, Яшел Үзәндә – берәр.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 2966 очрагы расланган.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев