Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 55 яңа очрагы ачыкланган

Бу чорда республикада Covid-19ның 8097 очрагы теркәлгән. 

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 55 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ».
Ике очрак читтән кертелгән, 53е - бер-берсе белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә. 5 кеше дәваханәгә салынган, 55 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча карасак, 18 яшькә кадәргеләр арасында – 1, 18-30 яшь арасында – 5, 30-50 арасында – 25, 50-60 арасында – 12, 60-70 арасында – 11, 70-80 арасында 11 кешегә әлеге диагноз куелган. 
Казанда коронавирус йоктыруның 32 очрагы ачыкланган, Норлатта – 7, Яр Чаллыда - 4, Буа, Лаеш, Балык Бистәсендә – икешәр, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә, Тукай районнарында - берәр очрак.
Татарстанда бу вакыт эчендә Covid-19ның 8097 очрагы теркәлгән, 6917 кеше терелгән, шуларның 24е - узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk