Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 71 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 71 яңа очрагы ачыкланган

Чир йоктырган 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 47 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 71 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 47 кеше өйдә дәвалана. Бер очрак - читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда – 45 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә - 17, Апас, Арча, Питрәч районнарында – икешәр, Балтач, Биектау, Түбән Камада берәр кеше коронавирус белән авырый.

Фото: Рамиль Гали
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев