Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 51 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 51 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 33 кеше өендә дәвалана.


Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19ның 51 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 33 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Авыручыларның күбесе Казанда – 26 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә – 16, Нурлатта – 3, Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Тукай, Чистай, Ютазы районнарында берәр очрак.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 3402 очрагы расланган.

фото: «Татар-информ»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев