Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 36 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 36 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, калган 21 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 36 очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының коронавирус буенча оператив штабы хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, калган 21 кеше өендә дәвалана. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 19, Яр Чаллыда – 6, Нурлат районында – 3, Яшел Үзән районында – 2, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Югары Ослан һәм Чүпрәле районнарында - берәр очрак.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 4114 очрагы расланган, 2969 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев