Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 32 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 32 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7480 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 32 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 9 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 26. Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Ммадыш, Минзәлә, Питрәч районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7480 Covid-19 очрагы теркәлгән, 6362 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев