Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 30 яңа очрагы ачыкланган
Инфекция йоктырган 7 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана.
Республикада Covid-19 белән зарарлануның 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 7 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана. Бер очрак – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 12. Биектау, Норлат, Чистай районнарында – өчәр, Яр Чаллы, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Питрәч районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 5781 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4621 кеше терелгән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев