Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 27 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 27 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7364 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 27 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 3 кеше хастаханәгә салынган, калган 24 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 17. Яр Чаллы, Саба һәм Норлат районнарында – икешәр, Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч, Тукай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7364 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5563 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев