Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмый

    Җомга көнне эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарак булачак.

    Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га Корбан гаетенә хәтле булган эш көне һәм ял көннәре турында сөйләделәр.

    «Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә, Корбан бәйрәме башланган көн – 9 июль – эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Быел 9 июль шимбәгә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көннәренә өстәмә ял көне өстәлми», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

    Әмма бу атна ахырында Татарстан халкын кыска эш көне көтә. РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 8 июльдә – җомга көнне эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарак булачак.

    Реклама

    фото: «Татар-информ» МА

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: