Татарстанда иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнгән

Индексация автомат рәвештә башкарыла – халыкка гаризалар белән Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Индексациядән соң төбәктә түләүнең уртача күләме 1 864 сумга арткан һәм 26 395 сумга җиткән. Быелгы елның мөһим үзенчәлеге булып эшләүче пенсионерларга да арту торды.

Индексация автомат рәвештә башкарыла – халыкка гаризалар белән Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин эшләүче гражданнар өчен аерым тәртип саклануын искәртте: хезмәт эшчәнлеге елларында үткәрелгән барлык индексацияләр дә юкка чыкмый. Алар пенсионер эшен туктаткач ук исәпкә алыначак һәм тулы күләмдә түләнәчәк.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев