Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда җиңел машина трассадан читкә төшкән: йөртүче хастаханәдә

Коткаручылар транспорт йөртүчене җимерек машина салоныннан алып чыгып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырган.

Татарстанда җиңел машина трассадан юл читенә шуып төшкән, машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-Информ» агентлыгына юл-траспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Кичә көндез Кама-Тамагы районының Бәрлегуҗа авылы турысындагы трассада «Лада -14» модельле машина идарәне югалтып, юлдан читкә оча.

Һәлакәт урынына оператив төстә медиклар, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм коткаручылар килеп җиткән. Коткаручылар транспорт йөртүчене җимерек машина салоныннан алып чыгып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырган. Хәзерге вакытта зыян күрүче хастаханәдә.

фото: очевидцы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев